Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстандагы алты балалар бакчасы ата-аналар өчен бушлай консультация үзәкләре булдырган

“Мәгариф” илкүләм проктын гамәлгә ашыру кысаларынд шундый консультация үзәкләре ачылган.

(Тәтеш, 17 февраль, “Тәтеш таңнары”). Татарстанның алты балалар бакчасы 2019 елда “Балалы гаиләләргә ярдәм итү” федераль проектында җиңгән. Әлеге проект “Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Җиңүчеләр арасында – Казанның Яңа Савин районындагы 151нче, Мәскәү районындагы 403нче балалар бакчалары, “Егоза” белем бирү үзәге һәм Чаллы шәһәренең 95нче “Балкыш”, 12нче “Гусельки” һәм 105нче  “Дюймовочка” балалар бакчалары бар. Аларда ата-аналар өчен балаларга тәрбия һәм белем бирү мәсьәләләре буенча консультация үзәкләре ачылды. Шулай ук әлеге үзәкләрнең белгечләре күчмә консультацияләр дә оештыра,  еракта урнашкан торак пунктларда яшәүче ата-аналар белән очрашулар үткәрә.

2019 елда 18 яшькәчә балалары булган ата-аналарга барлыгы 120 меңнән күбрәк консультация уздырылган. Әлеге эш 2020 елда дәвам итә. Консультация үзәкләренең эшчәнлеге турындагы тулы мәгълүматны балалар бакчалары сайтларыннан күзәтеп барырга мөмкин.

Әлеге проектка федераль бюджеттан – 21,2 миллион сумнан артык субсидия, Татарстан бюджетыннан – 4,9 миллион сум һәм оешмаларның бюджеттан тыш чараларына 3,8 миллион сум күләмендә бүлеп бирелгән. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев