Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстандагы юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәләре алдан язылу буенча хезмәт күрсәтә

Дәүләт хезмәтләренең рәсми порталында машина йөртү хокукы таныклыгын алу яки алмаштыру, автомобильләрне теркәү өчен язылырга була.

(Тәтеш, 27 март, “Тәтеш таңнары”). Татарстанда юл хәрәкәте иминлеге дәүләт идарәләре, коронавирус таралуны кисәтү ниятеннән, бары тик алдан язылу буенча гына хезмәт күрсәтә. “Татар-информ”га бу хакта республиканың Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр. 

Хезмәткәрләрне һәм гражданнарны коронавирус таралудан саклау өчен, автомобильне теркәү, имтихан үткәрү, шулай ук машина йөртү хокукы таныклыгын бирү яки алмаштыру хезмәтләре бары тик дәүләт хезмәтләре порталы аркылы, алдан язылып кую буенча гына башкарылачак.

Административ хокук бозулар һәм юл-транспорт һәлакәтләре турындагы эшләр ЮХИДИ бүлекләрендә алдан билгеләнгән вакытта кабул итү тәртибендә үтәчәк.
Моңардан тыш, фаҗигагә юлыгучылар “евроберкетмә” буенча юл-транспорт һәлакәтен мөстәкыйль рәвештә рәсмиләштерә алалар, дип белдерделәр ЮХИДИдә. Ике машина бәрелешү аркасында шоферларның, шулай ук җәяүлеләрнең һәм пассажирларның тормышына, сәламәтлегенә зыян килмәсә, гадиләштерелгән рәсмиләштерүдән файдаланырга була. Бу очракта ике машина да ОСАГО буенча мәҗбүри рәвештә иминиятләштерелергә тиеш.

Казанда һәм Чаллыда юл-транспорт һәлакәтләрен теркәү үзәкләре гадәти тәртиптә эшләячәк, диделәр ЮХИДИ хезмәткәрләре. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев