Татарстанның атказанган артисты Салават Фәтхетдиновның онлайн-концертын дөнья буйлап ярты миллион кеше караган
Республикабызның күренекле, танылган артистлары коронавирус аркасында үзләренең концертларын онлайн-төрдә җырлауга күчерде.
(Тәтеш, 25 март, “Тәтеш таңнары”). Халыкның яраткан артисты Салават Фәтхетдиновның онлайн-концерты гаять күп тамашачыда кызыксыну уятты. Җырчының чыгышын туры эфирдан ярты миллионнан күбрәк кеше караган. Мондый киң күләмле вакыйганың туры эфиры Татарстан Республикасының рәсми интернет-берләшмәләре мәйданчыкларында, “ВКонтакте”, “Одноклассники” һәм инстаграм социаль челтәрендә күрсәтелде. Проект коронавирус таралу сәбәпле карантинда булучылар өчен оештырылды. Әлеге проект кысаларында Салават Фәтхетдинов беренчеләрдән булып онлайн-концерт куйды.
“Зур залда күрсәтелә торган концерт барышындагы хис-тойгыларны бернәрсә дә алыштыра алмый, ләкин хәзерге вакытта без бер-беребезне кайгыртырга тиеш. Үзегез һәм якыннарыгыз сәламәтлеге хакында онытмыйча, өйдә утырсагыз иде”, – диде Салават Фәтхетдинов тамашачыларга.
Концерт бөтен дөнья буйлап таралган җыр сөючеләрне берләштерде.
Салават Фәтхетдинов онлайн-концерт бирү эстафетасын бүген Ришат Төхвәтуллинга тапшырды. Сәләтле җырчы Ришатның шулай ук меңләгән үз тамашачысы бар. Акция #айдадомой хештегы белән уза
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев