Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанның ике районында полициягә яңа җитәкче билгеләнде

Марат Сибагатов Азнакай районында, Евгений Клещевников Ютазы районында полиция бүлеген җитәкләячәк.

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Эчке эшләр министры Артем Хохорин республиканың ике районында яңа полиция башлыгын тәкъдим итте. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Азнакай районы полиция бүлеген Марат Сибагатов җитәкләячәк. Ул Урыссуда туган, Россия Эчке эшләр министрлыгының Уфа институтын тәмамлаган. Ул Ютазы эчке эшләр бүлегенең криминаль милиция бүлекчәсе җитәкчесе булып эшләгән, шулай ук Ютазы һәм Чүпрәле районнары бүлекләрен җитәкләгән. 

Евгений Клещевников Ютазы районы полиция  башлыгы вазифасына билгеләнде. Ул Минзәлә районы Юртау бистәсендә туган, Алабуга милиция мәктәбен һәм Социаль һәм гуманитар белемнәр институтын тәмамлаган. Органнардагы хезмәтен Минзәләдәге җинаятьчеләрне эзләү бүлегеннән башлаган.

Артем Хохорин яңа җитәкчеләр алларына куелган бурычларны үтәрләр, ә яңа билгеләнешләр бүлекләрнең позициясен ныгытыр, дип ышаныч белдерде.

https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/14/196968/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев