Тәтеш Кадетлар Даны музее республика конкурсында I урынны яулады
---
"Ватан каһарманнары" иҗтимагый проекты кысаларында узган "Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган иң яхшы музей (музей композициясе)" республика конкурсына нәтиҗәләр ясалды.
Тәтеш кадет мәктәп-интернатының "Кадет даны музее" мәктәп музее үз уку йортын "Халык саны 50 меңнән азрак булган шәһәрләрдә яисә башка торак пунктларда урнашкан гомуми белем бирү оешмалары арасындагы музейлар" номинациясендә лаеклы тәкъдим итте. Бәйге нәтиҗәләре буенча ул иң югары бүләккә — мактаулы I урынга лаек булды!
Бу зур җиңү — музей җитәкчеләре Р. Г. Афанасьева һәм Н. В. Хөснетдинованың армый-талмый хезмәт куюлары, үз эшләрен яратып башкаруның нәтиҗәсе. Аларның эшчәнлеге тарихи хәтерне саклау гына түгел, ә Ватанга чын күңелдән хезмәт итү: алар яшь буынга каһарманнарыбызның батырлыклары турындагы тере хәтерне тапшыралар.
Уку йорты коллективын мөһим казанышы белән котлыйбыз! Тарихыбызны саклаучылар белән горурланабыз!
фото: социаль челтәрләр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев