Тәтеш районы башлыгы балык эшкәртү предприятиеләре хезмәткәрләрен, тармак ветераннарын котлый
12 июль – Балыкчы көне.
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов балык эшкәртү предприятиеләре хезмәткәрләрен, тармак ветераннарын һәм балык тоту белән мавыгучыларны котлый:
– Июльнең икенче якшәмбесендә без гадәттәгечә тормышлары балыкчылык хезмәте белән бәйле булган һәркемне хөрмәтлибез. Барыннан да элек, тармакка дистәләгән еллар багышлаган, традицияләрне саклаган һәм үзләренең мөһим тәҗрибәләрен яшь буынга тапшырган ветераннарга рәхмәтебезне җиткерәбез.
Балыкчы көне – балык тотучы һәм эшкәртүче тармакларда эшләүчеләрнең генә түгел, ә балык тоту белән мавыгучыларның да бәйрәме.
Безнең районда балыкчылыкның тамыры тирән һәм ул һәрвакытта тәтешлеләр тормышының мөһим өлеше булды. Су ресурсларын саклау һәм арттыру, алардан белеп файдалану – безнең уртак бурычыбыз, ул игътибар һәм кайгыртучанлык таләп итә.
Барлык балыкчыларга да күп балык тотуларын, суда һәм яр буенда имин булуларын телим. Сезгә һәм гаиләләрегезгә бәхет, сәламәтлек юлдаш булсын!
фото ясалма интеллект ярдәмендә ясалган
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев