5 октябрь – Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре көне.
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлый:
– Җинаятьчеләрне эзләү – эчке эшләр органнарының төп хезмәтләренең берсе. Һөнәри осталык һәм батырлык, фидакарьлек һәм намуслылык, һәрвакытта ярдәмгә килергә әзер булу – Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләрен аерып торган сыйфатлар.
Сезнең көндәлек хезмәтегезнең нәтиҗәсе күп кенә җинаятьләрне ачарга мөмкинлек бирде, димәк, районыбыз халкының тормышын тынычрак һәм иминрәк итте.
Хезмәт ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре белдерәм. Сез – хәзерге буын хезмәткәрләр өчен батырлык һәм кыюлык, Ватанга, хезмәт һәм гражданлык бурычына тугрылык үрнәге булып торасыз.
Сезнең һәркайсыгызга чын күңелдән нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет һәм һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар телим.

Нет комментариев