Тәтеш районы педагоглары республика конкурста катнаштылар
Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның туган телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруга туган телдә укытуны гамәлгә ашыручы педагогика хезмәткәрләре арасында республика конкурсына йомгак ясалды.
Конкурста сайлап алуны уңышлы узган һәм актуаль проектларны тәкъдим иткән Тәтеш районы педагоглары да җиңүчеләр исемлегенә керде. Аларның эше Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның туган телләрен үстерүгә зур өлеш кертү дип танылды.
Шәйхетдинова Румия Рәхимҗан кызын, туган тел (татар) теле һәм әдәбияты укытучысын котлыйбыз.
Румия Рәхимҗан кызы «Мәдәниятләр диалогы «Мәктәп медиаүзәге» проектын тәкъдим итте, аның ярдәмендә мәгариф оешмасының һәм җәмгыятьнең туган телләрне саклау һәм үстерү, мәдәни кыйммәтләрне, халыкларның милли гореф-гадәтләрен саклау, үстерү һәм үзләштерү буенча эшчәнлеген көчәйтергә мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев