Тәтеш районына эш визиты белән Әгъзам Гобәйдуллин килде
Аның белән бергә Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын йөреп чыкты.
Тәтеш районына эш визиты белән «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин килде.
Аның белән бергә Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов капиталь ремонт һәм төзелеш объектларын йөреп чыкты. Йөреп чыкканда җитәкчеләр эш барышын тикшерделәр, подрядчылар белән агымдагы бурычлар һәм үтәү сроклары турында фикер алыштылар. Сыйфатка аерым игътибар бирелде - бу мәсьәләне район башлыгы шәхси контролендә тота. Җитәкчеләр «Акчарлак» шәһәр яны сәламәтләндерү лагеренда, «Әкият» катнаш төрдәге балалар бакчасында, үзәк район хастаханәсенең йогышлы авырулар бүлеге бинасында, шулай ук Олы Тархан авылында үзәк район хастаханәсенең участок хастаханәсе бинасында булдылар.
"Бүген һәр объектта төзелеш һәм ремонт эшләре алып барыла. Төп бурыч - срокларны һәм үтәлеш сыйфатын тәэмин итү. Барлык объектлар да даими контрольдә. Эш дәвам итә", - дип шәрехләде район башлыгы Рәмис Сафиуллов.
фото: tetushi.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев