Җәмгыять

Тәтеш районында 100 яшьтән узган озын гомерлеләрне котладылар

Халыкара өлкәннәр көнендә Тәтеш районы башлыгы урынбасары Евгений Курков ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Тәтеш районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ольга Колсанова белән 100 яшьтән узган район кешеләрен тәбрикләделәр.

Аларга Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән азык-төлек җыелмалары, шулай ук Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиулловтан бүләкләр тапшырдылар.

Бүләкләр алдылар:

  • Ямбакты авылында яшәүче 103 яшьлек Анна Маслова,
  • Югары Тархан авылыннан 102 яшьлек Александра Иноходова,
  • Кече Тормыдан Илһамия Зарифуллина, аңа 2 октябрьдә 103 яшь тула,
  • Тәтеш районының һәм Тәтеш шәһәренең Мактаулы гражданины булган 102 яшьлек Иван Авдонин.

Евгений Курков озын гомерлеләргә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм озын гомер теләде, шулай ук аларның тәҗрибәсе һәм зирәклеге яшь буын өчен үрнәк булуын билгеләп үтте.


Нет комментариев