Өлкән буын турында кайгырту гамәлдә. Илкүләм проект ярдәмендә бабаларыбыз һәм әбиләребез, көчләрен юлга сарыф итмичә, үз сәламәтлекләрен бушлай тикшерә алалар.
Барысы да ничек оештырылган: Тәтеш үзәк район хастаханәсе ФАПы фельдшерлары көн саен өлкәннәр исемлеген әзерлиләр. Иң мөһиме, аларга шәһәргә ничек барып-кайту турында уйларга кирәкми.
"Тәтеш балкышы" үзәге махсус автотранспорт белән тәэмин итә. Моңа сәламәтлек саклау һәм халыкны социаль яклау министрлыкларының уртак эше нәтиҗәсендә мөмкин булды. Автобус пациентларны поликлиникага кадәр һәм кире өйләренә кайтарып куя.
Поликлиникада аларны гериатрия кабинеты табибы һәм шәфкать туташы (өлкәннәрнең сәламәтлеге буенча белгечләр) көтә. Табиб-гериатр караганнан соң, пациентлар барлык кирәкле тикшеренүләрне уза:
- анализлар тапшыралар;
- флюорография, ЭКГ һәм маммография ясыйлар (яшь буенча);
- смотровойга керәләр.
Әгәр тикшерү вакытында сораулар туса, табиблар шунда ук тар белгечләргә - эндокринологка, кардиологка, офтальмологка яки травматолог-ортопедка җибәрәчәк.
Фото: Тәтеш үзәк район хастаханәсе
Нет комментариев