Тәтеш районының «Трилобитлар» командасы яшь геологларның ачык кыр олимпиадасында катнаша
Анда 38 команда һәм 300дән күбрәк укучы җыелды.
Тәтеш районының "Трилобитлар" командасы Әлмәт районының "Кояшлы" лагерында яшь геологларның ачык кыр олимпиадасында катнаша.
Анда Татарстан, Башкортстан, Киров өлкәсеннән 38 команда һәм 300дән күбрәк укучы җыелды.
Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең "Трилобитлар" командасы составында:
Левин Ярослав, Можаровский Денис, Волков Константин, Марага Данил, Железнов Ефим, Горшков Родион, Подгорнов Иван (җитәкчеләре: Горшкова Наталья Анатольевна һәм Аввакумов Данил).
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов олимпиаданы ачу тантанасында яшьләргә киләчәктә яңа чыганаклар ачарга һәм илнең ягулык-энергетика комплексын үстерергә туры киләчәген ассызыклады.
Катнашучылар инде минералогиядән алып кыр лагеры оештыруга кадәрге сынауларны уздылар.
фото: социаль челтәрләр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев