Тәтешлеләр депутатлар сайлауда актив катнаша
Җәмгыять

Тәтешлеләр депутатлар сайлауда актив катнаша

Тәтеш халкы Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда актив катнаша.

Тавыш бирү 18 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр узачак. Район мәдәният йорты бинасында урнашкан 2593нче сайлау участогында иртәдән үк үзенчәлекле мохит хөкем сөрде — кешеләр участокның иртәнге сәгать 8дә ачылуын түземсезлек белән көтте.

Участокка беренчеләрдән булып махсус хәрби операциядә катнашучы Дмитрий Викторович Кузнецов килде. Аның өчен сайлауда катнашу — чын гражданлык бурычы.


Нет комментариев