1 октябрьдә иртәнге сәгать 7:14тә Тәтеш шәһәренең Проектная урамында шәхси йортта янгын чыга. Ут чорманы, гаражны һәм каралты-кураларны камап ала. Нәтиҗәдә, каралты-куралар тулысынча янып бетә, ә торак йортка зыян килә.
Янгын сәбәбе ачыклана. Бәхеткә, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.
Янгын сүндерүчеләр район халкын ут белән эш иткәндә сак булырга, электр һәм җылыту приборларын караучысыз калдырмаска, өйдә тәмәке тартмаска һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә чакыра.
Янгын чыккан очракта: 112, 101, 01, 2-51-92.
Нет комментариев