Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татьяна Архипова: Минем мәчем “Песи һәм Эт” приютыннан

МАХСУС ПРОЕКТ: “БЕЗНЕҢ БЕЛӘН ЯНӘШӘДӘ”:

(Тәтеш, 4 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Бүген без гәҗит укучыларны хуҗасыз яшәгән мәчеләрне һәм этләрне үзләренә сыендырган кешеләрнең бәйгегә җибәргән эшләре белән таныштырабыз. 

Татьяна Архипованың Борис кушаматлы мәчесе турындагы тарих: “Минем мәчем “Песи һәм Эт” приютыннан. Аңа кадәр минем гаять зур, токымлы мәчем бар иде, ул безнең белән 4 ел яшәде, аннары чирләде, бөерләре эшләүдән туктады һәм үлде. Мин моны авыр кичердем һәм хайваннар турындагы барлык төркемнәрдән үлгән мәчемә охшаган песи эзләдем. Һәм кинәт, элекке мәчемә бөтенләй дә охшамаган, читлектә утырган бер мәчене күреп алдым, йөрәгем җылынып китте. Шул вакыттан алып мәче бездә яши, без аны Борис дип атадык. Алып кайтканда аңа 6 ай иде, ә хәзер – 1 яшь тә 3 ай. Бик тә кешеләрне ярата торган мәче”.


Татьяна Архипова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X