Җәмгыять

Түбән Камада эткә ярдәм күрсәтмәгән ветеринар эштән читләштерелде

Республика прокуратурасы машина бәрдергән эткә ярдәм итүдән баш тарткан ветеринария клиникасын тикшерә башлады.

(Казан, 21 октябрь, «Татар-информ»). Машина бәрдергән эткә ярдәм итүдән баш тарткан Түбән Кама ветеринарын эштән читләштергәннәр. Бу хакта «НТР-24» телеканалы хәбәр итә.

Массакүләм матбугат чаралары мәгълүматларына караганда, ветеринар һәм ветеринария җитәкчелеге нинди дә булса шәрехләүләрдән баш тарткан. Тикшерү вакытында табиб эштән читләштерелгән.

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/21/195705/


Нет комментариев