Җәмгыять

Түбән Тархан авылында мәчетне ялт иттереп чистартып юганнар

------------

Түбән Тархан авылындагы уңган хуҗабикәләр мәчетне ялт иттереп чистартып юганнар.

"Кичә авылыбыз хатын-кызлары, шулай ук Ак калфак бүлеге ханымнары мәчетебезне Корбан гаетенә әзерләдек. Мәчет эчен җыеп, юып чыгардык, ишек алдын корган үләннәрдән җыештырдык. Бабайларыбыз, ир-атларыбыз һәм туганнарыбыз чиста мәчетебезгә рәхим итсеннәр!" - дип үзенең хис-кичерешләрен җиткерде авыл китапханәчесе Гүзәл Шәмсетдинова.


Нет комментариев