Җәмгыять

Түбән Тархан мәдәният хезмәткәрләре “Укы, бел, аралаш, уйна!” дип исемләнгән чара үткәрделәр

Шулай ук хәрәкәтчән конкурсларда катнаштылар.

(Тәтеш, 14 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Түбән Тархан мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан китапханәгә килүчеләр өчен “Укы, бел, аралаш, уйна!” дип исемләнгән чара үткәрелде.

Балалар белемнәре белән сөендерделәр. Кызыксынып табышмакларга җаваплар таптылар, әкият геройларының парын эзләделәр, әкиятләр мотивлары буенча төшерелгән кинофильмнар һәм мультфильмнар көйләрен белделәр. Шулай ук хәрәкәтчән конкурсларда катнаштылар.

Бик рәхәтләнеп китаплар, журналлар укыдылар. Балаларда “Керпе” журналы аеруча кызыксыну уятты. Чара азагында һәр катнашучы, бу көнне искә төшерү бүләге буларак үзенең кар бөртеген ясады.

 Күңелле көннәр көне чыннан да күңелле узды һәм катнашучыларга күтәренке кәеф бүләк итте.  


Нет комментариев