Гомумән, кич утыруыбыз бик күңелле, тәэсирле.
(Тәтеш, 18 август, "Тәтеш таннары").
- Элек бәйрәмнәрдә генә түгел, гадәти көннәрдә дә кунакка йөрешү, кич утырулар бар иде. Көндезге эш-мәшәкатьләрдән соң бергәләп җыелышып кич утырулары әйтеп бетергесез кыйммәткә тора. Безнең Түбән Тархан авылында быел җәй буе кичләрен авылдашлар рәхәтләнеп капка төбендә күрше-күләм, бала-чагасы белән бергә җыелышып гармун моңнарына кушылып җырлашып, биешеп рәхәтләнеп күңел ачтылар, - ди Гүзәл Шәмсетдинова. - Әле бер урамда , аннан икенче урамда гармун моңнары тынып тормады. Әлеге кич утыруыбыз Олы урамда, күршеләребез ( Мөхтәровлар) капка төбендә үтте. Каладан кайткан авылдашларыбыз бик рәхәтләнеп кич утырдылар. Сәгатьләр буе җырлаштылар, аннан аяклары талганчы үзебезнең татар такмакларына биештеләр. Гомумән, кич утыруыбыз бик күңелле, тәэсирле, истә калырлык булды.
Нет комментариев