Җәмгыять

Телефонны хуҗасына кайтарганнар

Улым кәрәзле телефонын югалтып кайтты....

(Тәтеш, 30 март, «Тәтеш таңнары»). Редак­циябезгә Тәтештә яшәүче Рушания ханым мөрәҗәгать итте һәм кадетлар аңа югалган телефонны ничек табып бирүләре ­хакында сөйләде. 

“Улым кәрәзле телефонын югалтып кайтты. Бик борчылды. Таба алмабыздыр, дип уйладык”, – дип уртаклашты ул. Кадет мәктәп-интернаты шә­кертләре телефонны табып, аның хуҗасына шалтыратканнар. Корреспондентларның аны үзегездә калдыру теләге булмадымы дигән соравына, тыйнак кына болай дип җавап бирделәр: ­“Чит кеше әйберен алырга ­ярамаганлыгын без беләбез”.


Нет комментариев