Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Үтерү белән янаган өчен хөкем ителгән

    Тәтеш районы прокуратурасы 32 яшьлек ир-­егеткә карата җинаять эшен, РФ Җинаять кодексының 119нчы маддәсе 1нче өлешендә (үтерү белән янау) каралган җинаятьне кылуда дәүләт гаепләвен хуплады.

    (Тәтеш, 14 февраль, “Тәтеш таңнары”). “Суд ир-атның, исерек килеш кинәт кенә килеп чыккан шәхси ачуланышу аркасында физик авырту ясау максатыннан үз әнисе белән гомер итүче ирнең башына утын пүләне белән сугуын һәм өстәвенә аңа карата “Бөтен нәселегезне үтерәм!” дигән янау сүзләрен әйтүен ­исбатлады.

    Дәүләт гаепләвенең карашын, хөкем ителүченең шәхси тасвирламасын, холкын һәм аның тарафыннан башкарылган җинаятьнең җәмәгатьчелек куркынычы дәрәҗәсен, гаепне җиңеләйтә һәм авырайта торган шартларны, иректән мәхрүм итү төрендә моннан алдагы суд хөкеме буенча билгеләнгән җәзаны исәпкә алып, ир-егеткә катгый тәртиптәге төзәтү колониясендә җәза үтү белән 1 ел да 7 айга ирегеннән мәхрүм җәзасы билгеләнде”, – дип хәбәр иттеләр ­район ­прокуратурасыннан. 

    Хөкем карары закон көченә кермәгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: