Тернәкләндерү һәм тәрбия күрсәтү мәктәбе эшли
Дәресләргә теләге булган һәркем йөри ала, белешмә өчен телефон: 2-63-13.
(Тәтеш, 1 февраль, “Тәтеш таңнары”). Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” базасында үткән елда 37 дәрес уздырылган.
Райондагы 16 кешегә вакытлыча файдалануга тернәкләндерү әйберләре (култык таяклары, тотынып йөрү җайланмалары, кресло-коляскалар) бирелгән. Физик мөмкинлекләре чикле һәм каты сырхаулап яткан өлкән кешеләргә Тернәкләндерү һәм тәрбия күрсәтү мәктәбендә уку курслары узып, аларга өй шартларында тиешле карау алымнарын дөрес куллану, тәрбия күрсәтүнең тулаем тәртипләрен белү, сәламәтлек торышының үзгәрүен тикшереп тору, авыру кешенең дөрес итеп күчеп йөрүен, мөмкин булган барлык депрессия халәтенә юл куймау, көчле чирнең кискенләшү куркынычын киметү ысулларын өйрәнергә мөмкин. Дәресләргә теләге булган һәркем йөри ала, белешмә өчен телефон: 2-63-13.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев