Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Территориаль сайлау комиссиясе хәбәр итә

    Сайлаулар үткәрү өчен 40 участок сайлау комиссиясе җәлеп ителәчәк.

    (Тәтеш, 1 август, "Тәтеш таннары").

    Сигезенче чакырылыш Россия Федерация­се Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларында тавыш бирү, 2021 елның 19 сентябренә билгеләнгән 5нче бер мандатлы сайлау округы буенча “Алабирде авыл җирлеге” муниципаль берәмлеге Советы депутатын өстәмә сайлау берничә көн дәвамында 2021 елның 17, 18 һәм 19 сентябрендә узачак.
    Тәтеш муниципаль районы 27нче номерлы Мәскәү бер мандатлы сайлау округына керә.
    Тавыш бирү вакыты – 8.00дән 20.00 сәгатькә кадәр.
    Сайлаулар үткәрү өчен 40 участок сайлау комиссиясе җәлеп ителәчәк (авыл җирлекләрендә 31 учас­ток сайлау комиссиясе һәм Тәтеш шәһәрендә 9 учас­ток сайлау комиссиясе).
    Сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауларда тавыш бирү урыны буенча сайлаучыны сайлаучылар исемлегенә кертү турындагы гариза һәм сайлаучыны сайлаучылар исемлегеннән алып ташлау турындагы гариза сайлаучылар тарафыннан түбәндәге срокларда бирелергә мөмкин: 
    – территориаль сайлау комиссиясе бинасында – 2021 елның 2 августыннан 13 сентябренә кадәр;
    – эш көннәрендә 15.00дән 19.00 сәгатькә кадәр;
    – ял һәм бәйрәм көннәрендә 8.00дән 13.00 сәгатькә кадәр, тәнәфессез.
    – дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәкләрендә (КФҮ) КФҮ эш ­режимында;
    – дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы (ДХБП) аша электрон рәвештә;
    – участок сайлау комиссиясе бинасында – 2021 елның 8 сентябреннән 13 сентябренә кадәр: эш көннәрендә 15.00дән 19.00 сәгатькә кадәр; ял һәм бәйрәм көннәрендә 8.00дән 13.00 сәгатькә кадәр, тәнәфессез.
    Территориаль сайлау комиссиясе түбәндәге адрес буенча урнашкан: 422370 Татарстан Респуб­ликасы, Тәтеш районы, Тәтеш шәһәре, Малкин урамы, 39.
    Белешмәләр өчен телефон – 8(84373) 2-62-57.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: