“Әтиләр һәм балалар” – гомерлек тема
Тәтеш районы эчке эшләр бүлеге мәгълүматлары буенча:
(Тәтеш, 20 май, “Тәтеш таңнары"). “Әтиләр һәм балалар” – гомерлек тема, килешмәүчәнлекләр кайчакларда судка кадәр илтеп җиткерә. Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлегенең кизү частенә безнең райондагы авылларның берсендә яшәүче кеше мөрәҗәгать итә һәм үзенең банк картасын урлаулары хакында белдерә. Полицейскийлар моңа гариза бирүченең кызының катнашы булуын ачыклый – әтисенең картасыннан ул 30 мең сум акча алган. Җинаять эше кузгатылган.
Узган атнада, пәнҗешәмбе көнне, Богдашкино авылында файдаланылмаган бинада янгын чыккан, сәбәбе – ут белән саксыз эш итү. Гаепле затларны җаваплылыкка тарту өчен материал районның янгын сүндерү частенә юлланган. Икенче көнне Киртәледә беркем дә яшәмәгән йорт янган, ут чыгуның сәбәбе ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев