Әтиләре һәрчак бүләкләр белән кайта
Җәмгыять

Әтиләре һәрчак бүләкләр белән кайта

Олы Шәмәктән Рженевлар – күп балалы ата-ана, аларның йортында балаларның шат авазы һәм сабыйларның сикереп уйнап йөргән аяк тавышлары беркайчан да тынып тормый.

(Тәтеш, 6 октябрь, "Тәтеш таңнары", Татьяна Кузнецова, фото Рженевлар архивыннан). Анатолий белән Ольганы тугыз ел элек уртак дуслары таныштырган. Ул чакта кыз Буада аш пешерүче-технологка укый торган була. Егет – Кече Шәмәктә, кыз – Олысында гына яшәсәләр дә, язмыш очраштырганчыга кадәр алар бер-берләрен белмиләр. “Дөресен генә әйт­кәндә, башта мин аңа игътибар да итмәдем, ә менә ул мине бик тиз ошаттым дип әйтә”, – дигән хис-кичерешләрен уртак­лаша Ольга.

Ярты елдан өйләнешәләр, иренең кече ватанында туй ясыйлар, һәм беренче вакытта Кече Шәмәктә яшиләр. Беренчесе, Диана, 2011 елда якты дөньяга аваз сала. “Мин – кыз, ә ирем малай булуын теләде. Исемне сеңелкәшем сайлады, без ризалаштык”, – дип елмаеп искә төшерә күп балалы ана.

Икенчесе, уллары Николай, ике елдан соң туа. Рженевлар ана капиталына Олы Шәмәктән агач йорт сатып алалар, ремонт ясыйлар. Әмма ир белән хатын моның белән туктап калырга җыенмый: йортка  янкорма да төзеп куярга ниятлиләр.
Анатолий белән Ольганың ике ай элек тагын бер кызлары – Ульяна туган. Гаилә башлыгы Казанда эшли һәм өенә бары тик ялларда гына кайта. Сабыйларны кайгыртудагы көндәлек мәшәкатьләрдә әбисе булышлык күрсәтә, аның күршелектә яшәве дә бик уңайлы, Диана да инде йорт хуҗалыгында бик теләп ярдәм итә.

“Балалар һәр атнада әтиләренең кайтуын көтеп торалар, аңа үзләренә ошаган бүләкне алып кайтырга кушалар. Ул аларның теләген үти – беркайчан да буш кул белән кайтмый, уенчыклар алып кайта”, – ди күп балалы ана. Хуҗабикә үзе дә ирен тәмле камыр ризыклары пешереп каршылый, аларны Рженевларның зур һәм тату гаиләсендәгеләрнең барысы да ярата. 
  


Нет комментариев