Мохтаҗларны һәм ялгыз кешеләрне кайгырту безнең җәмгыятьнең аерылгысыз бер өлеше булып тора.
(Тәтеш, 30 май, “Тәтеш таңнары", Николай Плотников, Наталья Самаркина фотосы). Мохтаҗларны һәм ялгыз кешеләрне кайгырту безнең җәмгыятьнең аерылгысыз бер өлеше булып тора.
Моңа Тәтештәге интернат-йортта яшәүчеләр чираттагы тапкыр инанды, Бөек Җиңүне бәйрәм итү көннәрендә алар кунаклар – район башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм “ТР муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин белән очрашуга ихластан сөенделәр. Алардан тыл эшчәннәре исеменә тыныч күк йөзе өчен җылы эчтәлекле рәхмәт сүзләре, изге теләкләр яңгырады, истәлекле бүләкләр тапшырылды. “Безгә бернәрсә дә кирәкми, сезнең игътибарыгыз – иң кадерле бүләк”, – диделәр тирән тәэсирләр кичергән хатын-кызлар.
Р. S. Рәмис Хатыйп улы интернат-йортта булган вакытта директор Людмила Самаркинадан социаль учреждениегә нинди ярдәм кирәклеге хакында кызыксынды һәм моңа җавап итеп яңа суыткыч сатып алу турындагы үтенечне кабул итеп алды. Редакциягә шушы араларда интернатның директоры шалтыратты һәм район башлыгы тарафыннан игелекле гамәл башкарылуы хакында хәбәр итеп, моның өчен аңа зур рәхмәтен белдерде.
Нет комментариев