Тәмәке тарту –  янгын чыгуга сәбәпче
Җәмгыять

Тәмәке тарту – янгын чыгуга сәбәпче

Статистика буенча, янгыннар еш кына ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыга.

(Тәтеш, 24 май, “Тәтеш таңнары", Татьяна Кузнецова). Статистика буенча, янгыннар еш кына ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыга.

Хокук бозуларның иң киң таралганнарының берсе – бу урын-җирдә яткан килеш тәмәке тарту. Әмма шундый очраклар да була, кешеләр, тәмәке тартканда шырпыны һәм тәмәке төпчеген кайда эләкте шунда ыргыталар, аларны агачтан ясалган әйберләргә, ут эләккәч үк тиз кабынып китүчән материаллар янәшәсенә куялар, тыелган урыннарда тәмәке көйрәтәләр. Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләрнең районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге өлкән инспекторы Денис Сафиуллин әйтүенчә, материалларның пыскып яту вакыты әйбернең күләменә һәм кызып китүенә бәйле рәвештә бердән дүрт сәгатькә кадәр булырга мөмкин. Агач чүбенә ташланган тәмәке төпчеге пыскып тора, ә кәгазь, печән яки саламга ыргытылганы аларның кабынып китүенә китерәчәк.

Кече яшьтәге тәмәке тартучылар аулаграк урыннарны сайлый, көтмәгәндә өлкәннәр килеп чыккан очракта алар үзләренең ярамаган гамәлләрен күрсәтмәскә тырышып, сүндерелмәгән тәмәкене ташлыйлар һәм моның белән янгын чыгу куркынычын арттыралар.

Шулай итеп, тәмәке тарту зыянлы гына түгел, шулай ук куркыныч һәм яман гадәт.  
 


Нет комментариев