Тәтештә Тынычлык урамы белән янәшәдә ике ел элек балалар мәйданчыгы барлыкка килде, шушы тирәдә яшәүче сабыйлар аны инде үз итеп өлгерделәр.
(Тәтеш, 24 декабрь, “Тәтеш таңнары”). “Аның территориясенә шушы араларда грант акчасына урам өчен җайлаштырылган биш тренажер урнаштырылды. Шулай булгач, спорт яратучылар хәзер саф һавада иркенләп шөгыльләнә ала”, – дип уртаклашты “Төньяк” ТИҮ рәисе Максим Гудков.
Нет комментариев