Торак йорт янган
Тәтеш шәһәрендә яшь гаилә тораксыз калды.
Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре мәгълүматлары буенча, 2026 елның 17 июлендә 15 сәгать 22 минутта янгын часте диспетчеры пультына Тәтештәге Комсомол урамында шәхси торак һәм гараж януы турында телефоннан хәбәр итәләр.
Беренче янгын сүндерү подразделениесе килгән вакытта түбә астыннан куе кара төтен күтәрелгән, йортның чормасы һәм барлык мәйданда гараж яна торган булган. Сораштырылган беренче шаһитлар һәм күршеләр өйдә беркем дә юк, дип аңлатканнар.

– Янгынның беренчел сәбәбе – электр җайланмаларын урнаштыру кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә аннан соңгы кыска ялганыш булу белән торак йортның конструкциясенә ут капкан. Янгын чыгу нәтиҗәсендә торак йорт юкка чыкты һәм гараж зыян күрде, җәрәхәтләнүчеләр юк, – дип хәбәр итә дәүләт янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Роман Горбунов.
Бәла-казаларны булдырмас өчен, ут белән эш иткәндә игътибарлы һәм сак булыгыз, җылыту приборларын һәм кабызылган электр әйберләрен күзәтүсез калдырмагыз, спиртлы эчемлекләрне кирәгеннән артык кулланмагыз, шулай ук янгын куркынычсызлыгының гади таләпләрен үтәгез. Янгын сүндерү часте телефоннарын исегезгә төшерәбез: 01, 2-51-92.
ФотоныГТХМның Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча профилактик эшләр һәм янгын күзәтчелеге районара бүлеге тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев