Тормышының иң кызыклы вакыты
Шәһәрле Наталья Шәрипова районның хакимият аппараты һәм җирле үзидарә органнарында 16 ел эшләгән.
– Район халык депутатлары советының оештыру бүлеге начальнигы вазифасына мин 1995 елның көзендә керештем. Тормыш тәҗрибәсе һәм белемнәрне җитәкчеләремнән, ягъни район башлыгы урынбасарлары Әсхәт Гасимович Гасимовтан, Мөхәррәм Мансурович Ибәтовтан һәм Александр Владимирович Дубровскийдан алдым. Алар таләпчән һәм итагатьле кешеләр иде.
Мин район Советы сессияләре, даими депутат комиссияләре һәм башка чаралар өчен материаллар әзерләү белән шөгыльләндем. Документлар белән билгеле бер күләмдә эшләүдән тыш, безнең эшчәнлектә кешеләр – депутат-җитәкчеләр һәм район халкы белән эшләүгә зур игътибар бирелде.
Район хакимияте органнарын җирле үзидарә структураларына үзгәртеп кору чоры аеруча истә калды. Авыл җирлекләре башлыклары һәм аларның урынбасарларының нәтиҗәле, тырыш хезмәтен билгеләп үтәсе килә. Алар өчен бу бөтенләй яңа эш булды: уставлар, милеккә кагылышлы актлар, бюджетлар һәм башка күп кенә документлар эшләнде. Олы Тарханнан Әдһәм Чукмаровны, Тоншермадан Геннадий Подаковны, Олы Шәмәктән Николай Молодцовны барлык мәсьәләләрдә дә абруйлы, тәҗрибәле һәм белемле кешеләр буларак атап була. Соңрак аларны яшь белгечләр алыштырдылар һәм алар бу эшне кызыксынып дәвам иттеләр.
Авыл җирлекләре башлыклары һәм сәркатипләре арасында үзенә күрә бер дуслык, бердәмлек булды, бу миңа бик ошый иде. Алар бер-берсенә ярдәм итте, шулай ук яхшы мәгънәдәге ярыш рухы да бар иде. Иң мөһиме – үз җирлекләре өчен файдалы булырга омтылыш көчле булды.
Бездә район хезмәтләре вәкилләре һәм җитәкчеләре белән күп кенә укыту семинарлары үткәрелде. Шулай ук урыннарда, авыл җирлекләрендә күчмә семинарлар да оештырылды, анда җирлек башлыклары һәм белгечләр яңа белемнәр алды һәм тупланган тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Җирле үзидарә органнарында эшләү минем хезмәт юлымның иң кызыклы чоры булды. Инде күптән лаеклы ялда булсам да хезмәттәшләрем турында иң җылы хатирәләрне һаман да саклыйм, – дип уртаклашты Наталья Шәрипова.
Фотоны Наталья Шәрипова тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев