ТР Сәламәтле саклау министрлыгы: Авыруларны кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итүчеләрнең 90 процентка кадәре “төрле хәлләр килеп чыгуы ихтимал” дигән ниятне күз уңында тотып килде
Җәмгыять

ТР Сәламәтле саклау министрлыгы: Авыруларны кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итүчеләрнең 90 процентка кадәре “төрле хәлләр килеп чыгуы ихтимал” дигән ниятне күз уңында тотып килде

Ведомство башлыгы Марат Садыйков поликлинкалар әле планлы эшли башлаганчы, кичектергесез хәлләр буенча мөрәҗәгать итүләрнең исәбе бик нык кимеде, дип сөйләде.

(Тәтеш, 17 июнь, “Тәтеш таңнары”). Республиканың 7нче шәһәр хастаханәсе, республика балалар клиник хастаханәсенең авыруларны кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итүчеләрнең 90 процентка кадәре, әле поликлиникалар планлы кабул итүләр өчен ябык булган чагында, “төрле хәлләр килеп чыгуы ихтимал” дигән ниятне күз уңында тотып килгән. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Марат Садыйков туры эфирда шул хакта әйтте.

“Республиканың 7нче шәһәр хастаханәсенә, республика балалар клиник хастаханәсенә элек уртача алганда тәүлегенә 340-350 кеше мөрәҗәгать итте. Югыйсә шуларның 50 проценттан күбрәге хастаханәдә дәваланудан баш тартты, – дип белдерде Садыйков. – Әлеге вакытта авыруларны кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итүчеләрнең якынча 80-90 проценты “төрле хәлләр килеп чыгуы ихтимал” дигән шомлану белән килде. 

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында бу күрсәткеч анализланачак, һәм киләчәктә республикада медицина ярдәме күрсәтү системасы бәлкем үзгәрергә мөмкин.

 Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында кичектергесез хәл буенча поликлиникага мөрәҗәгать итүчеләр булмады диярлек, дип билгеләп үтте Садыйков. Поликлиникалар планлы кабул итү өчен ябык булды.

Татарстан поликлиникалары хәзерге вакытта эшли башлады. “Төп агым нигездә иртәнге 8дән11гә кадәрге арада була. Төштән соң кешеләр агымы юк, барысы да тыныч. Әмма без барлык эпидемиологик чараларны: битлек, перчатка киюне һәм, әлбәттә, ара ераклыгын үтәргә тиеш”, – дип искә төшерде республикада яшәүчеләргә сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы.

фото: Татар-информ/Илнар Тухбатов


Нет комментариев