Төтен һәрвакытта янгынның алыштыргысыз юлдашы булып тора, һәм ул кайчакларда зарарсыз күренсә дә, алай ук булмаска да мөмкин.
(Тәтеш, 26 июль, "Тәтеш таңнары").Төтен һәрвакытта янгынның алыштыргысыз юлдашы булып тора, һәм ул кайчакларда зарарсыз күренсә дә, алай ук булмаска да мөмкин.
Аның составына углекислый газ керә. Ул һава белән катнашып, аңарда кислород концентрациясен киметә. Шунлыктан кислородка талчыгу башлана һәм кешенең җан бирү ихтималы да бар.
“Гадәттә һавада 0,04 проценттан артык углекислый газ була. Әгәр янгын вакытында аның һавадагы концентрациясе 4-5 процентка кадәр артса, кешенең сулыш алуы ешая, колаклары шаулый, башы әйләнә. 8-9 процент булганда кеше аңын югалта, ә 12 процентта яшәү үзәгендә паралич барлыкка килә, үлем-җитем күзәтелә. Шулай ук, янгын вакытында синиль кислотасы, акромин һәм башкалар бүленеп чыгарга мөмкин. Әлеге матдәләр кеше организмына агулану тәэсире ясый. Бүленеп чыгучы оксид углероды тулысынча янмаганда кеше организмы өчен аерым куркыныч тудыра.
Статистика күрсәткәнчә – янгын вакытында чыккан продуктлардан кешеләр үлеменең 80 проценттан күбрәк очрагы сулыш кысылудан һәм агуланудан барлыкка килә. Янгын вакытында төтен кеше өчен куркыныч һәм утка караганда, шулай ук төтеннән дә сакланырга кирәк”, – дип хәбәр итә Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча янгын күзәтчелеге буенча өлкән инспектор Денис Сафиуллин.
Нет комментариев