Җәмгыять

Тәтеш курсанты – иң яхшы старосталарның берсе

Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте курсанты Айдар Вәлиуллов ­“Ел казанышы” V Республика премиясе ­лауреаты булды.

(Тәтеш, 17 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Казанда узган финалда көллиятнең өч студенты катнашты. Үз номинацияләрендә иң яхшы унлыкка Айзилә Вәлиева (“Елның иҗади шәхесе”) һәм Дмитрий Вавилов (“Ел спортчысы”) керде. Айдар Вәлиуллов Татарстанның иң яхшы старосталарының берсе дип танылды. “Күп кенә яшьләр форумнарында катнашам, – дип уртаклашты ул. – Әгәр син кызык­лы шәхес икәнсең, сиңа калганнар да иярәчәк, шуңа күрә үз-үзеңне үстерү өстендә эшләргә кирәк”.

 


Нет комментариев