Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш пенсионерларның социаль пенсияләр 1нче апрельдән 6,1 % индексацияләнде

Социаль пенсияләр һәм дәүләт тәэминатындагы пенсияләр, гамәлдәге законнар җыелмасы буенча, елга 1 тапкыр, 1 апрельдән пенсионерның яшәү минимумы үсү дәрәҗәсенә җиткереп арттырыла.

(Тәтеш, 5 апрель, «Тәтеш таңнары»). Тәтеш районы пенсия фонды идарәсе хәбәр итә

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 13 мартында кабул ителгән 270 номерлы карары буенча агымдагы елның 1 апреленнән дәүләт пенсия тәэминатындагы, шул исәптән социаль пенсияләр дә 6,1 % индексацияләнә. Бу хакта Тәтеш районы пенсия фонды идарәсе хәбәр итә.

Татарстан Республикасындагы 81592 пенсионерның, шул исәптән социаль пенсия алучы 77589  гражданның пенсиясе артачак. Индексацияләнгән районның 622 гражданы пенсия ала. Пенсия уртача 550 сумга артты.

Социаль пенсияләр индексацияләнү белән бергә һәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаилә әгъзаларының, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, “Блокадалы Ленинградта яшәүче” билгесе белән бүләкләнүчеләрнең, радиацион яисә техноген катастрофалардан зыян күрүчеләрнең, аларның гаилә әгъзаларының пенсияләре дә артып киләчәк.

Шулай итеп, инвалид балалар һәм балачактан 1 төркем инвалидларның пенсияләре арттырылганнан соң 13454,64 сум тәшкил итәчәк.

Социаль пенсия алучы 1 төркем инвалидлар 1 апрельдән соң 11212,36 сум пенсия алачак.

Исегезгә төшерәбез, социаль пенсияләр һәм дәүләт тәэминатындагы пенсияләр, гамәлдәге законнар җыелмасы буенча, елга 1 тапкыр, 1 апрельдән пенсионерның яшәү минимумы үсү дәрәҗәсенә җиткереп арттырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X