Җәмгыять

Тәтеш полицейскийлары “Яшүсмер” профилактик операциясенә йомгак ясады.

Балаларыгызның тормышы белән кызыксыныгыз

(Тәтеш, 9 сентябрь, Тәтеш таңнары). Тәтеш районы территориясендә 10 июньнән 25 августка кадәр, җәйге ялда балаларның шөгылен оештыруны, яшүсмерләр кылган һәм аларга карата кылынган хокук бозуларны һәм җинаятьләрне кисәтүне тикшерүгә юнәлдерелгән чаралар булып узды. 

– Ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операция кысаларында полиция хезмәткәрләре, социаль яклау органнары һәм профилактиканың башка субъектлары белән берлектә җәмәгать урыннарын, яшьләрнең ял итү һәм җыелу урыннарын тикшерү буенча рейдлар үткәрде, – дип сөйләде Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш рай­оны буенча полиция начальнигы урынбасары Сергей Абрамов. Нәтиҗәсе: биш яшүсмернең хокук бозганлыгы һәм җинаять кылганлыгы ачыкланды, ­хокук бозучыларның барысы да җаваплылыкка тартылды, Тәтеш районының балигъ булмаучылар эшләре буенча подразделениегә профилактик исәпкә куелды. Шулай итеп, өч яшүсмернең ЮХИДИ буенча хокук бозуы, балигъ булмаган бер баланың тимер-томыр урлавы, берсенең җәмәгать урынында хәмер эчүе, дүрт баланың төнге вакытта җәмәгать урыннарында булуы ачыкланды. Яшүсмерләрнең әти-әниләре әлеге фактлар буенча ТРның 71нче Законын бозган өчен ТР Админис­тратив хокук бозулар кодексының 3.11 маддәсенең 1нче бүлеге буенча административ җаваплылыкка тартылган (гражданнарга биш йөз сумнан бер мең сумга кадәр; вазифаи затларга – өч меңнән биш мең сумга кадәр; юридик затларга унбиш меңнән алып егерме мең сумга кадәр административ штраф салу яки кисәтү). Эчке эшләр хезмәткәрләре тарафыннан акция уздырган вакытта унөч ата-ананың балигъ булмаган балаларын тәрбияләү һәм карау буенча үз вазифаларын тиешенчә үтәмәве билгеләнгән. Әлеге барлык ата-аналар административ җаваплылыкка тартылганнар, шуннан соң Тәтеш районындагы балигъ булмаучылар эшләре буенча подразделениегә профилактик исәпкә куелган.
Эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең профилактик чаралары авыр тормыш хәлендә калган балаларны, хокук бозучы яшүсмерләрне, җәмәгатьчелеккә каршы юнәлештә катнашучы балигъ булмаучылардан торган төркемнәрне ачыклауга, аларның үзләрен ­хокук тәртибенә каршы тотуларын кисәтү буенча чаралар күрүгә юнәлдерелгән.  
“Яшүсмер” операциясе тәмамланды, аның нә­тиҗәләре буенча төп бурычларга ирешелде дип әйтергә мөмкин, шулай да ата-аналар, балалар белән бергәлектә эшләү дәвам итә. Ата-аналарга киңәш: балаларыгыз белән сөйләшегез, аларның көндәлек тормышы белән кызыксыныгыз, проблемаларын сорагыз, баланың өйгә кайсы вакытта һәм нинди хәлдә кайтуын, буш вакытларын кайда һәм кем белән үткәрүен тикшереп торыгыз, кирәк чакта аңа булышлык күрсәтегез. Ата-аналар законны үтәүче гражданин, әдәпле кеше тәрбияләүдә зур җаваплылык йөртә, бары тик аннары гына тормыш үз төзәтмәләрен кертә.


 


Нет комментариев