Тәтеш районда кайнар линия эшли
Өлкән яшьтәге кешеләр ярдәм сорап волонтерларга мөрәҗәгать итә.
(Тәтеш, 10 апрель, «Тәтеш таңнары»). “Шәһәрдәге һәм райондагы өлкәннәрдән генә түгел, шулай ук яшьрәк кешеләрдән дә азык-төлек китерү турындагы мөрәҗәгатьләр күп килә.
Аларны, аерым алганда, олыгайган әти-әниләре янына рөхсәт булмаган килеш бару мөмкинме икәнлеге, районыбыздагы авыл җирлекләрендә, башка шәһәрләрдә һәм Россия төбәкләрендә өйләргә волонтерларны ничек чакырырга кирәклеге кызыксындыра. Бүгенге көнгә 60 мөрәҗәгать булды”, – дип аңлатма бирә кайнар линия эше хакында халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәге белгечләре.
Волонтерлар – Тәтешнең спорт мәктәбе тренерлары Эльмира Мөхәммәтҗанова һәм Анастасия Рипанова шәһәрле Татьяна П.-га дарулар илтте.
Шунысын да билгеләп үтик, кайбер оешма коллективлары да пенсионерларга, элек үзләрендә эшләп чыккан өлкән кешеләргә, зарурилык булган очракта, азык-төлек, беренчел кирәкле товарлар һәм дарулар илтеп бирүне тормышка ашыра.
Ә Чуаш Чурапанында яшәүче Галина Тимрюкова ирекле башлангычта, мөстәкыйль рәвештә, өлкән яшьтәге авылдашларына ярдәм итәргә булган һәм аларга кирәкле барлык әйберләрне өйләренә китереп бирә (битлек һәм перчаткаларда).
Тәтештәге кайнар линия телефонын исегезгә төшерәбез: 8(84373) 2-63-13.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев