Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш районда “Көз матурлыгы” дигән бәйге башланды

Көз – махсус белем бирү ихты­яҗлары булган бала­лар­ның һәм сәла­мәт­лек­ләре буенча мөмкин­лек­ләре чик­ле ба­­лаларның иҗади мөм­кин­­­лекләрен ачыклау, иҗат дөнь­­­ясына этәр­геч ясау өчен әһәмиятле вакыт.

(Тәтеш, 28 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге әлеге максатны күз уңында тотып өстәмә белем бирү үзәге белән берлектә махсус белем бирү ихтыяҗлары булган балалар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чик­ле балалар өчен “Көз матурлыгы” дигән район күләмендәге читтән торып катнашу бәйгесе уздыра.

Бәйге 2021 елның 26 октябреннән 26 ноябренә кадәр үткәрелә. Конкурс эшләрен Тәтеш шәһәре, Малкин урамы, 42нче йорт адресы буенча өстәмә белем бирү үзәгенә тапшырырга кирәк, белешмәләр өчен ­телефон: 8 (84373) 2-50-99.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев