Тәтеш районы. Оператив мәгълүмат
Җәмгыять

Тәтеш районы. Оператив мәгълүмат

Узган атнада Тәтештә урлашу очрагы ­теркәлгән.

 (Тәтеш, 28 июнь, "Тәтеш таңнары").  Узган атнада Тәтештә урлашу очрагы ­теркәлгән.
Тәтештә яшәүче берәү үзенең янчыгыннан 4 мең сум акчасы югалуы турындагы гариза белән район эчке эшләр бүлегенең кизү частенә мөрәҗәгать иткән. Зыян күрүченең әшнәләре белән үз йортында спиртлы эчемлекләр куллануы, шуннан соң акчасы югалуы билгеле була. Тикшерү уздырыла.

Әтиләр һәм балалар: пенсия яшенә җитеп ки­лүче шәһәрле низаг вакытында улының башына өстәл аягы белән суга. Ике ир-атның да исерек хәлдә булуы ачыкланган. Зыян күрүчегә медицина ярдәме күрсәтелгән.  


Нет комментариев