Район территориясендә 25 гаилә фермасы эшли.
(Тәтеш, 5 декабрь, Тәтеш таңнары). Быел 45241 гектар мәйданнан уртача уңдырышлылык белән гектардан 30,1 центнер бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар җыеп алынды. Шикәр чөгендеренең уңдырышлылыгы гектардан 318,1 центнер тәшкил итә, татлы тамырның тулаем җыемы – 171476 тонна.
Соңгы 4 ел эчендә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре гомуми суммасы 850 миллион сумга 57 трактор, 32 иген җыю комбайны, 10 азык җыю комбайны, 3 чөгендер җыю комбайны, 2 чөгендер төягеч, 10 чәчү комплексы сатып алды; 38 сыер абзары, 6 ремонтлау остаханәсе, 6 иген саклау урыны капиталь ремонтланды һәм яңартып төзекләндерелде, иген киптерүгә бер һәм бәрәңге саклау өчен бер яңа комплекс төзелде, силос-сенаж траншеяләре төзү программасы буенча 19 траншея төзелде.
Тәтешнең өч комбайнчысы югары җитештерүчәнлекле эшләгәннәре өчен Татарстан Республикасы Президенты кулыннан премия алды, җидесе республикабызның иң яхшы комбайнчылары буларак, 50 мең сум премиягә ия булды.
Мөгезле эре терлекләрнең баш саны барлык төрдәге хуҗалыкларда да узган ел белән чагыштырганда 181гә артты һәм 15675 баш тәшкил итә. Сөт җитештерү 14407,3 тонна тәшкил итә, бу үткән елдагы дәрәҗәне 102 процентка арттырып җибәрә.
Район территориясендә 25 гаилә фермасы эшли.
Нет комментариев