Тәтеш районында 2021 елның 1 гыйнварыннан 8 августына кадәр 19 янгын булды
Җәмгыять

Тәтеш районында 2021 елның 1 гыйнварыннан 8 августына кадәр 19 янгын булды

Янгын часте телефоннарын исегезгә төшерәбез: 01, 112, 8(84373) 2-51-92.

(Тәтеш, 14 август, "Тәтеш таннары"). Торак секторда янгыннар чыгу белән бәйле хәлләр киеренке булып кала бирә.

Бу хакта Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләрнең районара бүлеге белгечләре хәбәр итте.
– Тәтеш районында 2021 елның 1 гыйнварыннан 8 августына кадәр 19 янгын булды – үткән  елга караганда 4 тапкырга күбрәк, былтыр бу вакытта 15 янгын чыккан иде. Аларда 1 кеше һәлак булды, – дип сөйли янгын күзәтчелегенең өлкән инспекторы Роман Горбунов.
Белгеч районыбызда күптән түгел булган фаҗигале хәл турында сөйләде. Шулай итеп, 2021 елның 19 июлендә ГЛОНАСС-112 системасы буенча 22 сәгать 42 минутта Пролей-Каша авылындагы торак йортта янгын чыгу турындагы хәбәр килә. Нәтиҗәдә, 1994 елда туган яшь кеше үлгән. Җирле халыкны сораштыру барышында бу көнне аның дуслары белән спиртлы эчемлекләр куллануы ачыкланган. 

Дәүләт янгын күзәтчелеге белгечләре Тәтеш районы халкының һәм кунакларының исенә төшерә:

– Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозмагыз, аларның таләпләрен үтәгез! Янгыннарның сәбәпләре булып еш кына янгын куркынычсызлыгы нормаларының гади таләпләренә җавапсыз карау тора. Мондый ваемсызлык аркасында мал-мөлкәт юкка чыга, ә аны туп­лауга, торак төзүгә озак вакыт кирәк. Иң куркынычы – кешеләрнең янгында үлүе. Шәхси куркынычсызлык һәм якыннарыгызның иминлеге турында кайгыртыгыз. 
Янгын часте телефоннарын исегезгә төшерәбез: 01, 112, 8(84373) 2-51-92.
 


Нет комментариев