Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтеш районында яңа туган сабыйларга узган елда нинди исемнәр бирделәр икән?

    Тәтеш районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре 2019 елда районыбызда теркәлгән яңа туган сабыйларга кушылган иң үзенчәлекле исемнәрне әйттеләр.

    (Тәтеш, 19 гыйнвар, "Тәтеш таңнары").

    Ир малайлар арасында: Әмирхан, Ранил, Дастан, Солтан, Агний, Аркадий, Всеволод. Кызлар исемнәре арасында: Ясминә, Әйшә, ­Миллиана, Мирослава.  

    Былтыр иң киң танылган исемнәр – Альбина, Сафина, Анастасия һәм Дарина. Малайларга Динар, Әмир, Артем һәм Богдан исемнәре иң күп кушылган.

    Тәтеш районында 2019 елда барлыгы 148 сабый якты дөньяга аваз салган (2018 елга караганда 26 балага күбрәк). 79 малай һәм 69 кыз бала ­туган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: