Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш районында янгында ир-ат һәлак булды

Чинчурино авылында торак йортта янгын чыккан.

(Тәтеш, 18 октябрь, "Тәтеш таңнары").  Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр районара бүлеге өлкән инспекторы Роман Горбунов хәбәр иткәнчә, 2019 елның 10 октябрендә 22 сәгать 22 минутта ГЛОНАСС+112 системасы буенча Тәтеш районы Чинчурино авылында торак йорт януы турындагы хәбәр килә. 

Әлеге янгында 1979 елгы гражданин һәлак була. Янгын чыгу факты буенча материал тикшерү комитетына юлланылган. Янгын чыгу сәбәпләре тикшерелә.

Хөрмәтле районда яшәүчеләр һәм кунаклар! Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез!

Янгын часте телефоны 01, 112, 2-51-92.


Әлеге кагыйдәләрне үтәү сезнең милекне, гомерегезне, сезнең якыннарыгызның гомерен 
саклап каласын истән чыгармагыз

“Янгын чыккан очракта сезнең гаилә әгъзалары эшләү алгоритмын: якындагы су чыганагының кайда икәнлеген, ярдәмне нинди номер буенча чакырырга, кайда йөгерергә яки ут телләре сезнең юлны өзгәндә үзеңне ничек тотарга кирәклеген белергә тиеш. Йортта янгын сүндерүнең гади генә әйберләрен булдырырга һәм сез алардан файдалана белергә тиеш. Янгын сигнализациясе урнаштырырга киңәш итәм, ул төтен чыкканда яисә янгын күтәрелгәндә хәбәр сигналын кабыза, – дип мөрәҗәгать итә районда яшәүчеләргә Роман Михайлович. – Исегездә тотыгыз, бинада тәмәке тарту, күзәтүсез калган электр җылыткыч приборлары, электр челтәрләре көчәнеше, төзексез каминнар һәм мичләр барыннан да ешрак янгын  чыгу сәбәпчесе булып тора”.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев