МБУ «Центр «Форпост» хәбәр итә.
(Тәтеш, 16 март, “Тәтеш таңнары"). 16 март көнне «Форпост «яшьләр (мәктәп) формированиеләренең җәмәгать тәртибен саклау буенча Тәтеш территориаль үзәге» МБУ педагогы М.Ф. Шәрәфетдинов Тәтеш татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен наркотик һәм психотроп матдәләр куллануның зыяны турында, шулай ук аларның законсыз әйләнешендә катнашкан өчен җаваплылык турында әңгәмә үткәрде.
Чараның максаты-мәктәп укучыларының наркотиклар кулланмаска, зарарлы гадәтләрдән баш тартырга, ВИЧ-инфекцияне профилактикалау, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау турында хәбәрдарлыгын арттыру. Чараның нәтиҗәсе булып мәгълүмати буклетлар әзерләү, наркотиклар куллануны профилактикалау, сәламәт яшәү рәвеше пропагандалау буенча материаллар белән «сәламәт яшәү рәвеше» анкеталарын тутыру торды.
Нет комментариев