“Тәтеш таңнары”н күп еллардан бирле алдырабыз һәм бөтен гаиләбез белән яратып укыйбыз
Редакция хезмәткәрләренә эшләрендә иҗади уңышлар, сәламәтлек теләп калам.
(Тәтеш, 12 декабрь, Тәтеш таңнары). Алия ЗАҺИДУЛЛИНА: – “Тәтеш таңнары”н күп еллардан бирле алдырабыз һәм бөтен гаиләбез белән яратып укыйбыз. Бигрәк тә мәктәп, авыл тормышы турындагы мәкаләләрне. Төрле темаларга уздырылган сораштыруларыгыз да бик кызыклы. Гәҗит бик ошый, дип ышанып әйтә алам, чөнки аның аша районыбыздагы барлык әһәмиятле вакыйгалар, күңелле хәбәрләр, матур үзгәрешләр белән танышып барабыз. Реклама-белдерүләрне дә игътибар белән карыйбыз, чөнки әлеге игъланнар аша әти-әниләр дә, башкалар да кирәкле мәгълүматлар ала. Киләчәктә дә “районка”сыз тормабыз, аны яздырырбыз, дип өметләнәм, ни дисәк тә аның белән тормыш күңеллерәк! Редакция хезмәткәрләренә эшләрендә иҗади уңышлар, сәламәтлек теләп калам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев