Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш юлчылары асфалть-бетон юллардагы чокырларны ремонтлау эшен алып бара

Агымдагы ремонтның шушы төре өчен яхшы һава торышы башлануга ук юл эшчеләре бригадасы кыш аенда җимерелгән участокларны торгызуга керешә.

(Тәтеш, 10 апрель, «Тәтеш таңнары», Галина Таҗетдинова).  “Кама Тамагы юнәлешенә
инде юлларны ремонтлауны тәмамладык, – ди Тәтеш юл ремонт-төзелеш идарәсе начальнигы Иршат Әхтәмов. – Хәзерге вакытта Апас ягындагы юлда эшлибез, ул 26 чакрым
тәшкил итә, дүрт техника эшкә җигелде. Бер көндә 15 тонна асфальт-бетон түшибез,
әлеге санны 30 тоннага кадәр җиткерергә ниятлибез. Алга таба Буа ягындагы юлга
күчәчәкбез”.

Тәтеш юлчыларының бердәм һәм квалификацияле коллективы үз хезмәтен яхшы белә, эшне сыйфатлы итеп башкара. Андагы вәкилләрнең берсе – шофер Владимир Мурзаев, юл өслеген ремонтлау эшләрендә кирәкле транспортны йөртүче Рафаэль Хәйретдинов һәм юл эшчесе Айрат Гарифуллин болай дип уртаклаштылар: “Имин һәм уңайлы юллар барыбыз өчен дә никадәрле мөһим икәнлеген без аңлыйбыз, җиңел булмаган вакытта барлык җаваплылык белән хезмәт куябыз”.

Моннан тыш, юл хезмәте эшчәннәре чүп-чар җыю һәм юл тамгалары баганаларын буяу
белән дә шөгыльләнә. Якынлашып килгән җәйге “кызу” айлар яхшы әзерлекле техника таләп итә, предприятие остаханәсендә аларны ремонтлау бара. “Әлегә кышкыларын
да исәптән төшереп калдырмыйбыз”, – дип аңлатма бирә Иршат Әхтәмов. – Шулай булгач,
без һава торышының теләсә нинди “көйсезлекләренә” әзер”.
 

Тәтешнең юл эшчеләре Апас ягына бара торган юлдагы
чокырларны ремонтлыйлар. / Фото: Сания Сәмигуллина

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X