Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешчеләр - «Эшкуарлык» компетенциясе буенча Ворлдскиллс чемпионатының челтәр этабында катнаштылар

Эксперт комиссиясе тарафыннан бизнес тематикасы буенча сораулар бирелде, проектның көчле һәм йомшак якларын бәяләделәр.

(Тәтеш, 21 октябрь, "Тәтеш таңнары").  2019 елның 15 октябрендә «Икътисад һәм бухгалтер исәбе» белгечлеге буенча белем алучы  студентлары Захарова Алинә һәм Храмов Хатаб икътисад фәннәре укытучысы Гафуров Ш.И. җитәкчелегендә «Эшкуарлык» компетенциясе буенча Ворлдскиллс чемпионатының челтәр этабында катнаштылар.

Чемпионатның төп өлеше түбәндәге этаплардан торды:
 -бизнес – кейсларны хәл итү-катнашучылар районның социаль-икътисади үсеше белән бәйле проблемалы ситуацияләрне хәл иттеләр
-микрозелен үстерүгә юнәлдерелгән бизнес-планын яклаудылар. 

Эксперт комиссиясе тарафыннан бизнес тематикасы буенча сораулар бирелде, проектның көчле һәм йомшак якларын бәяләделәр. 

Ярыш нәтиҗәләре буенча студентлар һәм команда җитәкчеләре катнашучы сертификатлары тапшырылды.

Челтәрле чемпионат нәтиҗәләре 31 октябрьдә кече бизнес һәм эшкуарлык көллияте сайтында урнаштырылачак.

 

фото: ГАПОУ "Тетюшский государственный колледж гражданской защиты"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев