Тәтешле “Барс” спорт комплексы артында парк ясау  турында сорый
Җәмгыять

Тәтешле “Барс” спорт комплексы артында парк ясау турында сорый

Тәтешнең Калинин һәм Җәлил урамнарында яшәүче газета укучыларыбыздан редакциягә хат килде.

(Тәтеш, 9 июнь, “Тәтеш таңнары”).

Тәтешнең Калинин һәм Җәлил урамнарында яшәүче газета укучыларыбыздан редакциягә хат килде.  

– Әлеге урамнар арасындагы “Барс” спорт комплексы артында 12-15 гектар мәйданда кыр бар, – дип язалар алар. – Элек ул сыерлар өчен көтүлек урыны буларак файдаланылды. Хәзерге вакытта кыр буш тора. 
Корыган үләннәр язын һәм көзен янгын китереп чыгару куркынычын тудыра. Әгәр әлеге урында бернинди дә корылмалар төзү ниятләнелмәсә, анда парк ясау яки аны ничек тә булса коймалап алу тәкъдиме бар. 

фото: www.pexels.com/ru-ru/


Нет комментариев