Тәтешле Наталья Храменкова кызлар арасында ирекле көрәш буенча Россия Беренчелегендә җиңү яулады
Талантлы спортчы Диплом, медаль һәм истәлек кубогы белән бүләкләнде.
Тренер Сәгыйть Ибраһимов призерны әзерләгәне өчен Россия Федерациясе Спорт министрлыгының I дәрәҗә Дипломы белән бүләкләнде.
– Натальяның шундый яхшы нәтиҗәгә ирешә алуы бик сөендерә. Ул үзенең көчен һәм халыкара турнирларга әзер булуын күрсәтте. Бу сайлап алу ярышлары булды. Наталья хәзер Европа һәм дөньякүләм дәрәҗәдәге ярышларга барачак, – диде Сәгыйть Габдерәүф улы. Ярышлар шушы араларда Мәскәү янындагы Наро-Фоминскида узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев