Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтешлеләр Казан ярминкәсендә катнаштылар

    Ярминкәдә безнең районның 26 авыл хуҗалыгы предприя­тиесе һәм шәхси ярдәмче хуҗалык тарафыннан гомуми суммасы 1800 мең сумнан артыклык продукция алып барылган.

    (Тәтеш, 23 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш районының авыл хуҗалыгы предприя­тиеләре һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклары Казанда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган ярминкәдә актив катнаша.

    Тәтешлеләр алып барган сөт, терлек һәм дуңгыз итләре, елга балыгы, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр, иген, бал, тозланган ашамлыклар казанлылар тарафыннан бик теләп сатып алына. Кулай бәяләр белән күп төрдәге әйберләрне республикабыз башкаласында яшәүчеләр көтеп ала. Тәтешлеләр матур гадәт буенча, һәркемне хуш исле чәй, тәмле камыр ризыклары белән сыйлый. Ә үзешчән сәнгать артистлары сатып алучыларны матур җырлар белән сәламли.

    Ярминкәдә безнең районның 26 авыл хуҗалыгы предприя­тиесе һәм шәхси ярдәмче хуҗалык тарафыннан гомуми суммасы 1800 мең сумнан артыклык продукция алып барылган.

    фото: 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: