Хезмәтләрен хөрмәтләп
(Тәтеш, 19 февраль, “Тәтеш таңнары”).
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Гыймранов Билал Нәбиулла улы Татарстан Республикасының “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән ТР Тәтеш районы башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Казеева Валентина Александровна (рәсемдә) “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге хезмәтләр өчен” медале белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Кече Әтрәч мәдәният йорты директоры Мәгъсүмов Хәлил Исхак улына “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән “Колос” агрофирмасы баш инженеры Мешков Юрий Николаевичка “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән исем бирелде.
Татарстан Республикасы Президенты Күрсәтмәсе белән “Колос” агрофирмасы директоры урынбасары Мәүлиханов Ранис Фәрит улына ТР Президенты Рәхмәте тапшырылды.
Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәге белгече Таранова Елена Николаевнага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте тапшырылды.
“Новая заря” авыл хуҗалыгы предприятиесе механизаторы Әхмәтов Насыйх Вазыйх улы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Нет комментариев